Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь
Кышкы манзара
Мартны көтеп яткан кырпак карлар
Шуып төшә өйләр башыннан.
Кыеклардан тамган тамчылар да
Язлар җитте диеп ялгышкан.
Табигатьтә гыйнвар чуагыдыр,
Бер җылыта, аннан суыта.
Тал да әнә энҗе шәлен салган -
Кышның озынлыгын оныткан!
Яңа елның бүләк тунын киеп
Елмаялар, күрче урамнар.
Бил тиңентен карга чүгә төшеп
Февраль...